Чаллы «Пушкин карта»сын тормышка ашыру буенча лидер булды
Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.
Чаллы шәһәре «Пушкин картасы» федераль проекты буенча билетлар алу саны буенча Татарстанда лидер булды.
Программа гамәлгә кергәннән бирле автокалада 17 299 билет алынган. Бу – Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында иң югары күрсәткеч.
Әлеге мәгълүматлар ТР Премьер-минитср урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында үткәргән киңәшмәдә билгеле булды.
Программаны тормышка ашыруга керткән өлеш һәм югары күрсәткечләр өчен Ләйлә Фазлыева башкарма комтет җитәкчесе Винер Харисовка бүләк тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты тәкъдиме белән «Пушкин картасы» федераль проекты 2021 елда гамәлгә кертелде. Әлеге программа 14-22 яшьлек кешеләргә, федераль бюджет акчасына, мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев