Чаллы рәссамының улы мошенникларга ярты миллон сум акча күчергән
Алинә Хәйруллина бу хакта социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
– 16 яшьлек улым күз алдымда мошенникларга 500 мең сум акча күчерде. «Әни телефонынңның хәтерен чистартам» дип телефонымны алды һәм акчаны мошенникларга җибәрде. Моны соңгы моментта гына аңладым. Анда ниндидер QR кодлар, колакчанын алдым да, ниндидер ир-ат улыма командалар бирүен ишеттем. Белорусия номерыннан шалтырата. Мошенниклар улым белән 7 ноябрьдән бирле эшләгән. Алар аңа, әниең Украинага акча күчергән, хәзер аңа һәм аның иренә 10 ел төрмә яный дигәннәр. Яшүсмер куркып калган, шок кичергән. Безне саклап калу өчен акчаны күчергән, – ди рәссам, ком анимациясе остасы.
Гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. Гариза язганнар. Җинаять эше кузгатылган. Тик полиция хезмәткәрләре: «Акчагызны кайтаруга өметләнмәгез», – дигәннәр.
Алинә Хәйруллина күңелсез хәлгә юлыкса да төшенкелеккә бирелми. Алда торган корпоративлар һәм бәйрәмнәр нәтиҗәсендә югалткан акчаны бер ай эчендә эшләргә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев