Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемнәр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры булырга тели?

РФ милли көрәш буенча атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин «Шәһри Чаллы»га интервью бирде.

15 июнь – Чаллыда Сабан туе. Бәйрәмнең төп бизәге – милли көрәш. Быел ул аеруча кызу булырга тора. Көрәштә катнашырга 300гә якын спортчы теләк белдерде. Бүләге дә саллы. Тәкәдән тыш, абсолют батырга «Лада Веста» автомобиле тапшырылачак. Төп приз өчен кемнәр көрәшәчәк соң? Бүген Чаллыда лидерлар кем? РФ милли көрәш буенча атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин «Шәһри Чаллы»га интервью бирде. 

«9 авырлык категориясе буенча көч сынашачаклар. Һәр категориянең үзенең лидерлары бар. Алар өчәү-дүртәү. 60 кг авырлыктагы категориядә Илшат Исхаковны әйтергә була. Ул Россия чемпионы, Дөнья чемпионаты призеры. 70 кг авырлыкта – Айназ Тимеров. 75 кг авырлыкта –  Ленар Садыйков. 80 кг авырлыкта – Ринат Мингалиев. 85  кг авырлыкта – Азат Габдрәшитов. 100 кг авырлыкта лидер – Илдар Хәмитов. Ренат Әхмәтшин да көрәшә иде. Хәзер дә көрәшә ала. Нәрсә аңа 37 яшь! Дөнья һәм Универсиада чемпионы булган спортчы.  Рәнис Гыйләҗетдинов бар, Ильяс Газизуллин... Яшь егетләребез күп. Аларның бөтенесен әйтеп бетерү мөмкин түгел. Основной костяк менә шул», – диде тренер Рәкыйп Фәйзуллин.

«Шәһри Чаллы»ның баш редакторы Резидә Юсупова: «Ставка куеп алмыйбызмы? Күңелегез сизәме, кем быел җиңүче булыр? Яисә кемнең җиңүче булып калуын телисез?» дип сорады. 

«Прогноз дело кривое. Кайберәүләр кемне калдырасыз диләр. Ничек инде кемне калдырасыз? Ул бит ставка! Егетләр, мин әйтәм, әйдәгез Сабантуйны көтәбез. Аннан кичке сәгать 6-7дә әйтербез. Шуны искәртәсем килә: хәзер күп җирдә безнеке-читнеке дип бүләләр. Без бер кешене дә аерым куймыйбыз. Кемнең килеп көрәшергә теләге бар, зинһар, килегез. Теләгегез, дәрманыгыз, көчегез бар икән - чыгып көрәшегез», – ди Рәкыйп Фәйзуллин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев