Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туенда баш судья кем булачак?

Ул Чаллы Сабантуйларында 14 мәртәбә батыр булган.

Быел Чаллы Сабан туе көрәше хөкемдары-казые итеп Россия чемпионы, спорт мастеры Айдар Нәҗметдинов билгеләнде. Бу хакта РФ милли көрәш буенча атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин хәбәр итте. Тулы интервьюны моннан карагыз.

«Айрат Гыйлаев, Рәкыйп Хәмитов (Копчёный), Айдар Нәҗметдинов, Марат Галиев кебек танылган көрәшчеләребез бик күп. Соңгы елларны шундый тәртип керттек. Аларны аралаштырып куябыз. Өченче елны мин идем. Минем 70 еллык юбилеем булды. Былтыр Марат Галиев булды. Аңа 60 тулды. Быел Айдар Нәҗметдинов. Аңа да 60 тулды. Аллаһ теләсә, киләсе елда Айрат Гыйлаев булачак. Бу үзенә күрә аларны хөрмәтләү, хезмәтләрен тану булып тора», – дип сөйләде Рәкыйп Фәйзуллин.

Айдар Нәҗметдинов тумышы белән Минзәлә районының  Бикбау авылыннан. «Ватаным Татарстан» газетасы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрә торган Бөтенроссия көрәш бәйгесендә ул 5 тапкыр җиңү яулаган. 1996 елда призёр булган. 14 мәртәбә Чаллы Сабантуйларының батыры булган. Томск шәһәрендә РФ Сабан туеның абсолют батыры, шулай ук күп тапкырлар Казан, Минзәлә, Илеш, Сарман, Мамадыш, Актаныш сабантуйларының баш батыры булган көрәшче. 

Авыл сабантуйларында батыр калулары, тәкә алулары турындагы сорауга ул: «Исәбенә чыга алмадым, кирәк дип тә тапмадым, «кул арты китә», якынча бер җитмештән узды бугай инде», – дип җавап кайтарган булган.   

Туган авылы Бикбау авылында батыр калгач

Фотолар шәхси архивтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев