Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туенда популяр җырчы чыгыш ясый

Ул 21-22 сәгатьләрдә чыгыш ясар дип көтелә.

Чаллыда милли бәйрәмебез Сабан туе 17 июньдә Яр буе паркы мәйданында була. 

Бу көнне шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунакларына театраль тамаша, мавыктыргыч милли көрәш, ярышлар тәкъдим ителә.

Сабан туй сәхнәсендә шәһәребез артистлары белән бергә республиканың күренекле җырчылары чыгыш ясый.

Кичке концертта Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да катнаша. Аның чыгышы 21-22 сәгатьләрдә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илсөя Бәдретдинова