Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуе батыры откан машинасын нишләтәчәк?

Көрәшче Азат Габдрәшитов бәйрәмнән соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Чаллы Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов әле җиңүенә әле һаман да ышанып бетә алмый икән.  

«Ранисны җиңеп чыккач, шундый момент булды – башымда кыска гына фильм кебек кадрлар үтте – ничек шөгыльләнгәнем, сөякләр сынганы, операция, имгәнүләр, авырлыкны киметүләр, көнгә ничә тапкыр тренировкалар... Аннары йомгаклап шундый уй килде – ниһаять, хыялым тормышка ашты!» – ди. 

Азат көндәше Ранис Гыйләҗетдинов белән дусларча мөнәсәбәттә булуын, тик келәмгә чыккач, чынлап көрәшүен әйтте. Моның өчен ныклап әзерләнергә кирәк. 

«Көндәшемнең авыр икәнен белә идем, шуңа физик һәм техник яктан үземне ныгыттым, көч җыйдым», – ди әңгәмәдәшем.  

Азатның зур бүләге - Кытай машинасы әлегә ишегалдында тора икән. Ул бүген автосалонга барачагын һәм документларны рәсмиләштерәчәген әйтте. Шуннан соң автомобильнең  язмышын хәл итәчәк. Ә әлегә аның белән нишләячәген үзе дә белми икән. Шунысы билгеле – машина бик тә ошаган.  

«Чит ил машинасы чит илнеке инде. Өстәвенә яңа. Күпме тир түгеп алынган бүләк булгач, аеруча рәхәтлек бирә», – ди. 

Азат Габдрәшитов белән әңгәмәнең тулы вариантын  ВКонтактедагы төркемебездән карагыз, “Шәһри Чаллы”дан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев