Чаллы Сабантуена Гүзәл Уразова килә
Милли бәйрәмебез кайчан була?
Чаллыда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе 13 июньдә була. Быел анда Татарстанның халык артисты, Башкортостанның атказанган артисты Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.
Чаллыда быел да сабан туе зурлап уздырылачак. Программада: театраль тамаша, концерт, милли көрәш, уеннар. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.
Кече мәйданнарда балалар өчен бәйрәм оештырыла.
Чаллылылар июльнең беренче шимбәсендә Мәскәүдә – Коломенское паркында Сабунтуе уздыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев