Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәфкать туташы инвалид коляскасы этеп 21 км марафон йөгерде

«Спорт хоббисын игелекле эшләр белән шулкадәр гади генә бергә алып барырга мөмкин дип уйламаган идем», - ди ул.

11 һәм 12 майда башкалабызда 10нчы Казан марафоны узды. Катнашучылар саны быел рекордлы 30 мең кешегә якынлашты. Әлеге чарада Чаллының дәвалау-физкультура диспансеры баш шәфкать туташы Наталья Тугулева дә катнашты. Ул инвалид коляскасын этеп 21 км марафон йөгерде.

Марафон «#БольшеЧемМожешь» спортта инклюзияне үстерү хәйрия фондына ярдәм итү кысаларында оештырыла. Махсус спорт коляскада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган катнашучы утыра. Ул бәйләнгән һәм шлемда. Бер волонтер-атлет колясканы үз алдыннан этәрә, ә янында икесе алмашка бара. 

«Спорт хоббисын игелекле эшләр белән шулкадәр гади генә бергә алып барырга мөмкин дип уйламаган идем, – ди Наталья Тугулева. - Ел саен ил буенча төрле марафоннарда катнашам, зур дистанцияләрне узам. Минем өчен һәр яңа дистанция – зур җиңү һәм алга барырга этәргеч».

Коляскада утырып барган ханымның да хис-тойгылары онытылмаслык. 

«Мин Мәскәү өлкәсеннән, Мытищинский районыннан. Бу – минем беренче коляскалы ярыммарафон. Шәһәрне карау кызык иде. Командам бик тә бердәм булды. Юл буе миңа Казанның төп истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Һава торышы салкын булса да, мондый компания белән күңелле һәм җылы булды» , – дип хисләре белән уртаклашты Мыльникова Анна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев