Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шагыйре Лилия Гыйбадуллина Казанда дәрес бирә

Чара «Идел» яшьләр журналының «Яңа исем» лабораториясе кысаларында уздырыла.

Казанның Татар китабы йортында шагыйрә Лилия Гыйбадуллина "Яңа исем" лабораториясенең беренче утырышын үткәрә. Анда ул шәкертләренең шигырьләренә анализ ясый, киңәшләрен бирә. Төркемдә 12 шәкерт. Алар арасында республиканың төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Чаллыдан Гөлназ Нуриева һәм Айзирә Имамова бар.

Чарада татар журналистикасы факультетының 3нче курс студентлары да катнаша. Утырышны "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков ачып җибәрде.

"Шигырь язарга өйрәнергә мөмкинлегегез бар. Өметле шагыйрә Лилия Гыйбадуллина бүген сезгә дәрес бирә", - диде ул студентларга. 

"Яңа исем" иҗат лабораториясе - "Идел" яшьләр журналы проекты. Аның кысаларында 60ка якын яшь кәлам тибрәтүче 4 төркемдә шөгыльләнә. Аларның остазлары - Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова һәм Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигърият бәйрәме