Чаллы шифаханәсенә 7 терапевт эшкә урнашкан
«Килдем дә, ел дәвамында грант алдым», - ди Нижегородская өлкәсеннән килгән табиб.
Л.Н. Ганиева исемендәге 4нче шифаханә яңа белгечләр белән тулыланды. Эшкә 7 терапевт һәм онколог, акушер-гинеколог, инфекционист, офтальмолог кебек тар белгечләр урнашты. Табиблар Татарстаннан гына түгел. Терапевт Денис Сафиуллин Ижаудан. Чаллы шифаханәсендә терапия бүлеге мөдире вазифасын башкара.
"Татарстан Республикасы һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан бирелүче грант Чаллыга эшкә килүче белгечләр өчен зур ярдәм булып тора. Үзем бу программада катнаштым һәм берничә ел инде үз фатирымда яшим. Яшь белгеч өчен бу начар түгел», – ди яшь табиб.
Акушер-гинеколог Виктория Головкова тумышы белән Нижегородск өлкәсеннән. Күченгәнче Мәскәүдә эшләгән һәм анда булачак ирен очраткан. Тормыш иптәше дә табиб, ул Чаллыга күченергә тәкъдим иткән. Виктория Головкова 4нче шифаханәдә, ире БСМПда эшли.
«Яшь табибларга беренче вакытта, үзегез аңлыйсыз, үз фатирына акча эшләү авыр. Ә монда килдем дә, ел дәвамында грант алдым. Фатир шунда ук бирделәр. Менә шулай барысы да гади булды", - дип уртаклашты Виктория Головкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев