Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы 71 яшендә эскалибур буенча спорт мастеры исеменә лаек булды

«71 яшемне тутырган көнне менә дигән бүләк булды бу минем өчен», - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Фәнис Нуретдинов.

18 февральда Әлмәттә армлифтинг буенча "Татарстан кубогы" чемпионаты үтте. Анда Чаллы спортчылары  берьюлы 12 алтын медаль яулады һәм команда беренчелегендә җиңүгә иреште.

Шәһәрдәшләребез арасында армрестлинг буена Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы, армлифтингның биш төреннән биш тапкыр рекордсмен Фәнис Нуретдинов та бар иде. Ул бу юлы экскалибур төре буенча спорт-мастеры нормативларын үтәде. "71 яшемне тутырган көнне менә дигән бүләк булды бу минем өчен", - дип хис-тойгылары белән уртаклашты спортчы.  

Эскалибур - ул армлифтингның спорт төренең ярыш снаряды. Аны спортчылар билгеле бер вакытка кадәр бер кулы белән күтәреп торырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ярышлары