Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы 83 яшендә Россия рекордлар китабына керде

Актив шәһәрдәшебез Нәзимә Закирова сөенече белән уртаклашты.

Актив шәһәрдәшебез Нәзимә Закированы армлифтинг буенча 80 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында иң зур авырлык күтәрүче – рекордсмен дип таптылар. Бу уңайдан үзен редакциябезгә чакырып, Вконтакте төркемебездә туры эфир үткәрдек. 

«Бу хәбәр өченче көн телефоннан килеп иреште. Бик шатлыклы хисләр кичердем. Бу юлы рекордлар китабына җәй көне Екатеринбургта узган ярышларда күрсәткән нәтиҗәләрем өчен керттеләр. Анда «Русский хаб» дип аталган снарядны күтәрдем. Өч тапкыр чыгыш ясарга кирәк иде. Беренче тапкыр күтәрүгә үк судья: «Новый рекорд», –  дип игълан итте. Икенче һәм өченче чыгышта да рекордны кабатладым», – дип уртаклашты Нәзимә Закирова. 

Шәһәрдәшебез редакциябезгә медальләрен, бер тартма күкрәк билгеләрен һәм дипломнарын да алып килде. «Подъем штанги на бицепс», «Аполлон Аксель», «Роллинг Тандер» һәм башка бик күп снаряд төрләре буенча Татарстан, Россия, Европа, Азия һәм дөнья рекордсмены икәнлеген раслаучы таныклыклары да үзе белән иде. Моннан тыш, Нәзимә Закирова пауэрлифтинг буенча милли ассоциациянең (НАП) спортчысы да булып тора. Бердәм рейтингта 3 урында дигән таныклыгы да бар. 

Мәгълүм булганча, Нәзимә Закирова армлифтинг белән 2022 елда гына шөгыльләнә башлаган. «15 көн дәвамында спортзалда күнегүләр ясаганнан соң, ярышка алып киттеләр. Аннан да мин җиңү белән кайттым. Әле дә истә, пьедесталга менеп алтын медаль алу күңелгә чиксез рәхәтлек бирде. Иртәгә дә менә Мәскәүгә армлифтинг буенча дөнья кубогына җыенам. Аннан да җиңү белән кайтырга исәп», – ди ул. 

Нәзимә ханымның аяктан егардай тагын бер яңалыгы бар. Андый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми. Бу хакта инде «Шәһри Чаллы» газетасының алдагы саннарында укырсыз. 

Туры эфир язмасын моннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчылар Рекордлар китабы