Ярышлар Олимпия уеннары чемпионы П. Курынов истәлегенә багышланды.
Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Зөлфәт Гәрәев 325 кг нәтиҗә белән двоеборьеда алтын медаль яулады.
Спортчы егет – Яр Чаллы педагогия университетының физкультура һәм спорт факультетының өченче курс студенты.
«Минем иң зур җиңүем Ташкентта дөнья чемпионатында иде», – ди Зөлфәт.
Хәзер ул Россия Кубогына әзерләнә.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Нет комментариев