Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы стоматология клиникасын мошенниклыкта гаеплиләр

Теш тә юк, акча да...

30дан артык кеше полициягә гариза язган. 

Зыян күрүчеләрнең берсе - Андрей Муллин. Аңа стоматология клиникасыннан шалтыратып, бушлай күренергә тәкъдим иткәннәр. Табиб теш куышлыгында инфекция дип,  өске һәм аскы тешләрен алдыртып бетергән. Яңа ап-ак тешләр куярга вәгъдә иткән. Андрей ышанып, 700 мең сум кредит алган.

Шәһәрдәш инде ярты ел тешсез. Сыек ризык кына ашый. Җитмәсә, башы, буыннары авырта башлаган.
Мошенниклар корбаны булганын ул аңламый да калган.

Хәзер клиника ябык. Төп офисы Ижауда. Хокук сакчылары тикшерү уздыра. Кемгә шикаять белдерергә белмиләр. Клиниканың төп исеме юк. Белдерүдә - бер исем, килешү төзегәндә - икенче, сайтта өченчесе язылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев