Чаллы студенты иң яхшылар исемлегендә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студенты иң яхшылар исемлегендә

Ул «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында катнашты.

Чаллы медицина көллияте студенты Эмиль Нәбиуллин Бөтенроссия «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау этабы призеры булды. Ул «Медицина тернәкләндерүе фельдшеры» компетенциясендә өченче урын алды. 
Көндәшлек көчле булган. Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән көчле студентлар көч сынашты. Эмиль югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтеп, барлык этапларны уңышлы үтте.
Тырыш, максатчан егетне милли финал ярышлары көтә. Чаллы егете анда көллият данын гына түгел, Татарстан данын да яклаячак.
Ул үзен ярышларга әзерләгән укытучысы һәм остазы Валерия Алмакаевага рәхмәтле. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проект

Нет комментариев