Чаллы студентын мошенниклар алдаган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентын мошенниклар алдаган

Җинаять эше кузгатылган.

Чаллы көллиятенең өченче курс студентының мессенджерына хәбәр килә. «Сез дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнәсез», – дигән СМСны  үзен полиция хезмәткәре дип атаган билгесез кеше җибәрә.

18 яшьлек кыз куркып кала һәм билгесез кешенең барлык шартларын үти. Банкомат аша «куркынычсыз» исәп-хисап счетына 1,5 млн сум акча күчерә. 

Кыз үзенең алдануын белгәч хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. 

РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет криминал мошенниклар

Нет комментариев