Чаллы суды рәисе эшеннән китте
Квалификацияле хөкемдарлар коллегиясенә ул үзе мөрәҗәгать иткән.
Чаллы суды рәисе Марс Сәмитов үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә. Квалификацияле хөкемдарлар коллегиясенә ул үзе мөрәҗәгать иткән. Эшчәнлеген ул судья буларак дәвам итәчәк.
Марс Сәмитовка 51 яшь. 2004 елда ул Алабугада дөньяви судья булып эшли. 3 елдан соң Алабуга шәһәр суды федераль судьясы була. 2013 елда – гомуми юрисдикция хөкемдары. 2021 елда Чаллы судына рәисе итеп билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев