Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы судына бер ханым куркыныч кул таягы белән килгән

Максаты нинди?

Бүген Чаллы судында юл-транспорт һәлакәте буенча административ эш каралырга тиеш иде. Судка җаваплылыкка тартылучы ир-ат һәм зыян күргән хатын-кыз килде. Тик ханымны эчкә үткәрмәделәр. Ул ясалма кул таягы белән килгән. Эчендә пычакка охшаган үткен тимере бар. Суд бинасына кергәндә ул үзе белән куркыныч предметлар булмавын әйткән була, югыйсә. 

Әлеге ханымга карата административ протокол төзелде. Тик ул үз гаебен танымый. Таякка юл-транспорт һәлакәтеннән соң калуын белдерә. Эчендә тимеренең үткен булуы турында белмәвен һәм әлеге металлны кул таягы авыррак булсын өчен куллануын әйтә. 

Фото Чаллы судынының матбугат хезмәтеннән алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев