Чаллы СВО егетләренә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде
Автомобиль, мотоцикл, квадрокоптерлар, дрон анализаторлары, тәгәрмәчләр, запас частьләр, генератор, җылылык пушкалары...
Автомобиль, мотоцикл, квадрокоптерлар, дрон анализаторлары, тәгәрмәчләр, запас частьләр, генератор, җылылык пушкалары, төзелеш материаллары, эш кораллары, медикаментлар, медицина җиһазлары, адреслы посылкалар – болар барысы да махсус хәрби операциядәге егетләргә озатылды.
Моннан тыш, Светлодарск мәктәбенә спорт җиһазлары, азык-төлек, уку-язу кирәк-яраклары, хуҗалык өчен кирәкле товарлар җибәрелде. Узган елда Чаллы волонтерлары һәм эшмәкәрләре ярдәмендә мәктәптә яңа тәрәзәләр куелды, бинада төзекләндерү уздырылды, спорт залына инвентарь алынды.
Гуманитар йөкне озатып баручылар арасында «Своих не бросаем – 16» волонтерлары, 3 стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре дә бар.
Активист Анна Молчанова һәм теш табибы Хәлил Сабиров солдатларга беренче тапкыр гына булышмый. Әмма бу сәфәрләре үзенчәлекле – гуманитар ярдәм 25 бүлеккә адресланган. Табиблар урында хәрбиләрнең тешләрен дәвалаячак.
Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына озатырга маскировка челтәрләрен үрүчеләр, окоп шәмнәре ясаучылар да килде.
Йөкне алып баруны «Союз-Регион» һәм «Далини» оешмалары оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев