Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы СВО ветераны гаиләсе Рөстәм Миңнехановка кунакка барачак

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә Республика көне алдыннан 2025 елның иң яхшы гаилә парларын кабул итәчәк. Чаллыдан махсус хәрби операция ветераны Тимур Нусратовның гаиләсе чакырулы. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

Республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү чарасы, гадәттәгечә, Казан Кремлендә узачак.

Тимур Нусратовка 31 яшь, күпсанлы кайнар нокталарда хезмәт иткән. Берничә тапкыр яраланган, хәзер СВО ветераны. Батырлыклары өчен берничә дәүләт бүләге, шул исәптән Жуков медале алган. Бүген ул СВО ветераннар советы рәисе урынбасары вазифасын башкара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев