Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары федераль каналда

Нинди казанышлары турында сөйлиләр?

Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары Шумаков исемендәге медицина үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Беренче каналда Елена Малышевага мөмкин булмаган эшне башкарып чыгулары турында сөйләделәр.
Эфир нигезенә алынган тарих Чаллыдан башланды. Авырлы Катя БСМПга бик авыр хәлдә китерелә. БСМП табиблары тырышлыгы белән аның хәле тотрыклана. Нәтиҗәдә аны Мәскәү хастаханәсенә җибәрәләр һәм йөрәк күчереп утырталар. 
Бүгенге көндә ул яңа йөрәк белән кечкенә кызы Зоя һәм ире белән сөенеп яши. Ул БСМП табиблары белән бергә илебезнең төп каналы эфирында. 
Аларны 29 апрельдә «Жить здорово», 31 майда «Здоровье» тапшыруларында күреп булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Уникаль очрак Первый канал Елена Малышева