Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары ябалакны коткардылар

Ябалактан анализлар алганнар.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе янындагы агачта өч елга якын бер ябалак яши. Бүген хастаханә хезмәткәрләре аның хәрәкәтләнә алмавын ачыклаганнар. Ябалак очып барганда бинага бәрелеп, имгәнгән.

Аны  тикшерү өчен «Зверополис" клиникасына алып барганнар.  
Биредәге ветеринария табиблары кошны карап, анализлар алганнар, рентген ясаганнар.

Кош табиблар янында үзен тыныч тоткан.Табиблар әйтүенчә,  аларга ябалакларны сирәк алып киләләр икән. Бу шундый икенче очрак. 

Анализ нәтиҗәләре берничә көннән соң билгеле була. Табиблар кошта йогышлы авыру булуын фаразлыйлар.

Әлегә кошның хәлен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире, табиб Роман Джумбаев күзәтеп торачак.

Фотолар сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб йогышлы авырулар Ябалак