Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары инфаркт кичергән ир-ат гомерен саклап калды

73 яшьлек шәһәрдәшнең йөрәге минутына 200 тапкыр типкән.

Пенсионерның бу өченче инфаркты. Ярый, янында тормыш иптәше булган, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырткан.

Йөзе агарган, артериаль басымы төшкән, ул авыр хәлдә иде, ди табиблар. Кардиограммадан карагач, аның пароксизмаль тахикардия һәм кардиоген шок белән катлауланган инфаркт кичергәне ачыклана. Мондый очракта гадәттә кеше гомере өзелә.

Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү фельдшерлары Гөлнара Зорина һәм Елизавета Селебина кан тамырына катетер куеп, антикоагулянтлар, авыртуны басучы препарат җибәрәләр. Йоклатып йөрәгенә электр импульслар белән тәэсир итәләр. Ахыр чиктә ир-атның йөрәк тибеше нормага килә. Аны хастаханәгә озаталар. 

Сәламәтлек саклау идарәсе белдерүенчә, ир-ат үзен яхшы хис итә. Ул инде өенә чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев