БСМПда электрон фонендоскоп белән эшлиләр.
Йөрәкне тыңлату өчен табиб янына килү мәҗбүри түгел. Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табиблары заманча технологияләр белән эшли. Йөрәк тибешен алар 200-300 чакрым аша да тыңлый ала. Чыбыксыз электрон фонендоскопның мөмкинлекләре зур. Әлеге медицина җайланмасын БСМП йөрәк-кан тамыры хирургы Роберт Баязитов уйлап тапты. Исегезгә төшерәбез, фонендоскопны ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да күрсәткән иделәр.
Шушы көннәрдә табиблар Актанышта яшәүче ир-атның йөрәген тыңлады. Аның аорта клапанында стеноз ачыкланды. Чаллы табиблары шунда ук онлайн-консультация үткәрде.

Нет комментариев