Чаллы табиблары ир-атның аягына үскән шешне кисеп алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары ир-атның аягына үскән шешне кисеп алды

Шеш яман булган очракта аның аягын ампутацияләргә туры килер иде.

Онкология диспансерының Чаллы филиалында хирурглар зур аневризмаль сөяк кистасын – бот сөягендәге яман булмаган шешне  кисеп алды. Пациент Рөстәм Мохитовка 33 яшь. Ул бүгенге көндә инде ярдәмсез диярлек йөри. Табиблар аның тиз тернәкләнүенә гаҗәпләнә. Ир-атның аксак булып калу куркынычы зур булган.

Рөстәм Мохитов үзе шәһәрдәшләребезгә авыруның беренче билгеләре күренү белән табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Шеш яман булган очракта аның аягын ампутацияләргә туры килер иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев