Чаллы табиблары Израильгә киткән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары Израильгә киткән

Нинди максат белән?

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табиблары Израильдә. Алар “Рамбам” инновацияле медицина үзәгендә стажировка үтә. Әлеге учреждение, БСМП кебек ук, JCI халыкара стандарт сертификатына ия. Операция бүлеге мөдире Антонина Панина, анестезиолог-реаниматолог Ольга Апанаева һәм ренгенхирург Марат Шәрәфетдинов берничә көн дәвамында чит ил табибларыннан тәҗрибә туплаячак.

Искәртергә кирәк, Чаллы табиблары узган ел "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы финалистлары булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина табиб

Нет комментариев