Чаллы табиблары Луганскта яшәүче балаларга медицина ярдәме күрсәтә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары Луганскта яшәүче балаларга медицина ярдәме күрсәтә

Аларга белән Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров очрашты.

ТР премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Луганск Халык Республикасында Татарстан табиблары белән очрашты. Хәзерге вакытта анда Казан һәм Чаллыдан 21 табиб хезмәт куя. Алар Лисичанск һәм Сватов районында яшәүче балаларның сәламәтлеген тикшерә. Узган елның ноябреннән 7 меңнән артык сабый һәм яшүсмер медицина тикшеренүе узган.

Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров табибларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина табиб МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев