Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы 15 яшьлек кызга катлаулы операция ясады

“Операция өстәлендә бала ятканда эмоциональ яктан авыр», - ди рентгенхирург Марат Шәрәфетдинов.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табибы, рентгенхирург Марат Шәрәфетдинов хезмәттәшләре белән катлаулы операция ясады. Республика клиникасында ул 15 яшьлек кыз йөрәге кан тамырына стент куйды. 

Кыз тумыштан йөрәк белән интегә: әгъза кан тамыры тарая. Мондый вакытта кан йөреше бозыла, йөрәк көчәнеп эшли. Тугач ук аңа операция ясаган булалар. Соңыннан да ул күп тапкыр операцияләр кичерә. Әмма аортасы кире үз хәленә кайта. Бу юлы яшүсмер йөрәгенә стент куйдылар. Операция заманча технологияләр ярдәмендә узды: тәндә берничә тишек ясап, видеокамерадан карап башкардылар. 

“Йөрәк аортасына 500дән артык операция ясадым. Алдымда бала ятканда техник яктан түгел, эмоциональ яктан авыр”, - ди рентгенхирург Марат Шәрәфетдинов. 

Мондый операция Республика балалар клиник хастаханәсендә беренче тапкыр үткәрелде.  

Фотолар БСМП матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев