Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы бүгенге көндә коронавируска каршы иң нәтиҗәле вакцинаны атады

Чаллыда көн саен 30дан алып 200гә кадәр кеше вакцина ясата.

Чаллы ветераннар госпиталенең баш табибы Резида Мавзютова бүгенге көндә ковид белән бәйле сорауларга ачыклык кертте. Аның сүзләренә караганда шәһәрдә ковид белән авыручылар бар. “Моны инкар итеп булмый. Күп кенә кеше мин инде авырдым, миңа чир янамый яки мин инде узган ел вакцина ясаттым, быел ясатмыйм ди. Бу ялгыш фикер. Үзеңне саклау өчен ревакцинация ясарга кирәк. Бүгенге көндә иң нәтиҗәле вакцина дип “Спутник V” санала. Шуңа без аны күпләп кайтарттык. Ике компонентлы әлеге вакцина көчәйтелгән форма белән чыгарыла, димәк иммунитет та чиргә каршы көчәйтелгән булып санала”, - ди Резида Ришат кызы.

Чаллыда көн саен  30дан алып 200гә кадәр кеше вакцина ясата. Госпитальнең үзендә исә 90% хезмәткәр инде ревакцинация үткән. Баш табиб вакцина ясатуны грипп чорына калдырмаска киңәш итә. Чөнки ул очракта кешегә берьюлы ике вакцина ясатырга туры киләчәк. “Бер көнне ковидка да, гриппка да каршы вакцина ясарга ярый. Әмма берсе бер кулга, икенчесе икенчесенә ясалырга тиеш”, - ди табиб. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус