Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы мошенникларга ярты млн сум акча күчергән

Аңа: «Домофон ачкычын яңартабыз», - дип шалтыратканнар.

Чаллыда 52 яшьлек табиб домофонга яңа ачкыч алам дип, мошенникларга ярты млн сум акча күчерде.

Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен домофон алыштыручы дип таныштырган һәм җиһазны "яңартабыз" дигән һәм смс белән килгән кодны сораган.

Хатын-кыз аны моны уйламыйча кодны җибәргән. 

Бераз вакыттан соң аңа ялган полицийский шалтыратып: "Сезнең шәхси мәгълүматларыгыз мошенникларга эләкте, хәзер сезне җинаять җаваплылыгына тарталар. Акчаларыгызны саклау өчен "куркынычсыз" исәп-хисап счетына күчерергә кирәк", - дип зур күләмдә  акча күчерергә ышандырган.

Табиб үзенең 260 мең сумын һәм бурычка җыйган 250 мең сум акчаны мошенникларга күчерә.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз: мошенниклар