Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы мошенникларга 9 млн сум акчасын күчергән

Аны төрмәгә утырту белән яныйлар.

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз табиб мошеннниклар ятьмәсенә эләгеп 9 млн сумнан артык акчасын югалтты. 

Мошенниклар гадәти схема буенча эш итәләр: 20 көн дәвамында аны эш бүлмәсе фонында үзен «ФСБ» хезмәткәре дип таныштырган кешеләр эзәрлекли. Ханымны «дәүләткә хыянәт итүдә» һәм «террорчылыкка ярдәм итү»дә гаеплиләр.

Төрмәгә утырасың килмәсә, тиз арада зур суммада акча күчерергә «киңәш итәләр».
 Куркуга калган ханым мошенникларның барлык күрсәтмәләрен үти. Аларга (үзенең, бурычка алып туганнарының һәм ике машина залогын кушып) 9 млн сумнан артык акча бирә. 

Җинаять эше кузгатыла. Әмма аның нәтиҗәсе булырмы?

 Хокук саклау органнары хезмәткәрләре яңа ел алдыннан кешеләрне сак булырга чакыра. Таныш булмаган телефоннарга җавап бирмәскә, трубканы алмаска киңәш итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз мошенниклык