Аның ярдәме белән махсус хәрби операция зонасында теш дәвалау кабинеты ачыла.
Чаллыдагы күренекле теш табибы, «Бердәм Россия» партиясе активисты Хәлил Сабиров «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» волонтерлар хәрәкәте белән берлектә ир-егетләргә махсус хәрби операция зонасында теш дәвалау кабинеты ачу өчен җиһазлар һәм аларга комплектлаучы кирәк-яраклар алу өчен акча бирде.
Медицина ротасы командованиесе теш табибына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
«Сез җибәргән әйберләр һәм махсус медицина кирәк-яраклары безгә махсус хәрби операция зонасында хәрбиләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтергә уңай йогынты ясый. Сезнең фронтка ярдәмегез бәяләп бетергесез. Рәхмәт сезгә», – диелә рәхмәт хатында.
Фото шәһәр хакимиятеннән алынды.
Нет комментариев