Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы талантлары – Илһам Шакиров «Кайтавазы»нда

Әлеге дәрәҗәле чарада кемнәр катнашкан?

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды. Бу чарада Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яңа буын «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган кайбер җырлар яңгырады. Әлеге матур чарада Чаллы талантлары шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, яшь җырчы  Динар Шәрәфетдинов катнашты. Алар безнең белән тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Лилия Гыйбадуллина:
– Мин әлеге затлы җыр бәйрәмен үземнең мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка багышлар язылган «Дога» шигырем белән башлап җибәрдем. Илһам ага «Җырым – минем догам ул» дия иде бит. 
Җыр – дога ул. 
Күккә кагынып кына 
Туфрак булып тибри торган дога.
Шул туфракта шытым чыга тора,
Шул туфракка яшен суга тора...
Җыр – ул оран.
Калебеңә орынып,
Чулман дулкыннары чигү чигәр,
Үксез үткәннәрдән үрелер дә
Җар  каласы яра булып сеңәр,
Бәгыреңә синең. 
Утлар сүнәр
Ятлар килгән татар өйләрендә...
Бик мәгънәле, затлы концерт булды. Җырчылар зәвыклы җырлар гына башкаралар. Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар – затлы җырчы. Аның өчен сөенеп, горурланып утырдым.

Динар Шәрәфетдинов:
– Әлеге чарада катнашуым белән үземне бәхетле хис итәм. Мин легендар җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан «Сәяхәтче» һәм үземнең «Син минем кояшым» җырын башкардым. Тамашачылар чыгышымны җылы кабул иттеләр. Бу концерт миңа бик ошады. 

Илһам агабызның да рухы сөенгәндер. Шул концерттан соң опера буенча дәүләт имтиханын да уңышлы бирдем.

Аллаһка шөкер, әтиемнең дә хәле әйбәт кенә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәниф Шәрәфетдинов шоу бизнес Илһам Шакиров Динар шәрәфетдинов