Алсу Рәхимуллина «Мәктәпкәчә белем бирү» компетенциясе буенча Татарстан данын яклады.
Чаллыда «Мозаика» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Алсу Рәхимуллина һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2026» милли чемпионатында икенче урын алды. Ул Мәскәүдә «Мәктәпкәчә белем бирү» компетенциясе буенча Татарстан данын яклады. Алсу әлеге мәртәбәле ярышларга Чаллы педагогия көллиятендә тренер-остазлар Людмилы Гыйльманова һәм Каролина Кибец кул астында әзерләнде. Ул ярышларда Татарстанда педегогик кадрлар әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.
Татарстанда «Балалар һәм яшьләр» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Нет комментариев