Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны премьера белән ача

Спектакль 8 сентябрьгә планлаштырылган.

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда тамашачыларны «Диләфрүзгә дүрт кияү» премьерасы белән каршы алачак. Спектакль 8 сентябрьгә планлаштырылган.

13 октябрьдә татар классикасы булган «Ак калфак» куелачак. Спектакльдә үзенә атап җыр язган егеткә генә үз мәхәббәтен белгертергә вәгъдә иткән кыз турында хикәят сурәтләнә.

1 декабрьдә тамашачылар Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектакле премьерасын карый алачак. Аннан Яңа елга балалар өчен спектакльләр әзерләнә.

Шулай ук Яңа елга кадәр «Хәл бу ки...» спектакленең премьерасы планлаштырылган. Сезон ахырында театрда Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе уйналачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният