Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры Халыкара фестивальдә уңыш казанды

Әлеге чарада катнашу өчен 200 гә якын театрдан – 300 спектакльдән гариза кабул ителгән, экспертлар советы аларның 13ен сайлап алган.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры VII Халыкара “Подмосковные вечера” театр фестивалендә катнашты. 29 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә Мытищи шәһәренең “ФЭСТ” театры зур сәхнәсендә “Капка” драмасы (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Олег Кинҗәгулов) тулы залга уйналды.

Тамашачылар спектакльне алкышларга күмде. Театр коллективын котларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Венерович Фәйзуллин да килгән иде, ул да җылы сүзләрен ирештерде.  

Әлеге фестивальдә катнашу өчен 200 гә якын театрдан – 300 спектакльдән гариза кабул ителгән, экспертлар советы аларның 13 ен сайлап алган. Фестиваль дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән коллективлар үз тамашаларын тәкъдим итә.   

Сергей Тупталов фотолары (галереядә)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев