Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрында кастинг була

Нинди кино төшерәләр?


Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүген мәртәбәле кунаклар кабул итте. 

«Бүген безгә «Триикс Медиа» кинокомпаниясенең «Брежнев» сериалын төшерү төркеме килде. Тиздән бездә кастинг булачак », – диде театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов кунакларга «Брежнев. Шәһәр. Нокта» спектаклен ничек сәхнәләштерүе турында сөйләде. 

– Сериал артистлары Чаллыдан булсын иде, – диде сериал режиссеры Александр Колесник

Рәсим Хафизов кунаклар өчен экскурсия үткәрде, милли театр эшчәнлеге турында сөйләде. Кунакларны театрның интерьеры, репертуарның үзенчәлекле булуы сокландырды.

Кичен алар «Мифоман» спектаклен карыйлар.

Шамил Идиатуллин романы буенча «Брежнев» сериалын быел җәй Чаллыда төшерергә планлаштыралар. 

Фотолар/ Чаллы театрыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр кино йолдызы