Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артистына - кызыл диплом

Нинди спектакль буенча диплом яклаган?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Галиуллина югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады.

– Диплом эшен «Хәл бу ки... Фатих Кәрим» спектакле буенча якладым. Минем белән бер курста Минзәлә театры актеры Рөстәм Зиннуров, Буа театрыннан – Ирек Гайнетдинов һәм Камал театры артисты Олег Фазылҗанов укыды, – диде безгә Зөлфия Галиуллина. 

Артистка куйган «Хәл бу ки... Фатих Кәрим» спектакле  уңышлы чыкты. Аны карап тамашачылар тетрәнде, Фатих Кәрим язмышын күз алдыннан үткәрде.
Театрыбызның талантлы актерына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.  

Фотолар Зөлфия Галиуллинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Камал театры мәдәният артистлар Чаллы театры