Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты Ләйсән Нургалиева: «Улларым, безнең өчен борчылмагыз, диделәр»

«Бөтен җир чиста. Командирлары да әйбәт», - ди ул.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Ләйсән Нургалиева Рязанга, уллары Ринат белән Ришат хезмәт иткән хәрби частьтә булып кайтты. Егетләр хәрби һава десанты гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтиләр. Ләйсән белән элемтәгә кереп армия хәлләре турында сөйләшеп алдык.
–    Ләйсән, нинди максат белән улларыгыз янына бардыгыз?
–    Улларыбыз хәрби ант кабул иттеләр. Шул тантанага бардык. Күп вакыт узмаса да, сагынырга да өлгердек үзләрен. Барып, үз күзләребез белән күреп кайткач, тынычландык. Присягалары бик матур узды. Улларыбыз өчен горурлык хисе күңелләребезне айкады. Сөендек, аннары балалар белән рәхәтләнеп сөйләштек. Аллаһка шөкер, бернәрсәдән дә зарланмыйлар, кәефләре күтәренке. «Безнең өчен борчылмагыз», – диләр.

–    Хәрби частьтә, казармаларда булмадыгызмы?
–    Хәрби частьтә булдык. Бөтен җир чиста, тәртип. Улларыбызның командиры белән дә сөйләштек. Барлык сорауларыбызга җавап бирде. Егетләрне беркая да җибәрмиләр. Аллаһы боерса, ахырга кадәр шунда булачаклар.

–    Игезәк улларыгыз бергәдер инде? Татарстан егетләре тагын бармы? Үзара дуслармы?
–    Әлбәттә Ринат белән Ришат бергә. Алар белән Казаннан киткән 15 егет тә шунда, барысы да дус. «Монда дуслык бөтенләй башкача. Армиядәге дуслык көчле.  Казан, Сарман, Арча, Саба егетләре белән бертуганнар кебек яшибез», – диләр улларым. 

–    Сез кемнәр белән бардыгыз? Нинди хисләр белән кайттыгыз?
–    Ирем Салават, мин, кызым Ильвина, туганыбыз Аделина, дуслары Дамир белән бергә бардык. Фатир арендалап кундык. Улларыбызны тәм-томнар белән сыйладык. Рәхәтләнеп сөйләштек.  4 тапкыр парашюттан сикергәннәр. Аллаһка шөкер, аларга армия хезмәте ошый. Командирлары да әйбәт. Улларым өчен горурланып кайттым. Исән-сау шәһәребезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын. 

Фотолар Ләйсән Нургалиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт Чаллы татар дәүләт драма театры Ләйсән Нургалиева