Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты тормышында моңсу вакыйга

«Исән-сау безнең янга әйләнеп кайтсыннар», – ди әни кеше.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Ләйсән Нургалиева гаиләсендә моңсу да, куанычлы да вакыйга булды. Артист гаиләсе, туганнары, дуслары белән бергә игезәк улларын армиягә озатты. 

Ринат белән Ришат Кама автомеханика техникумын тәмамладылар. Егетләр кечкенәдән спортны яратып, эшкә дә батыр булып, сеңелләренең терәге булып үстеләр. Укыганда да сынатмадылар.

«Гадәттә игезәкләрнең берсе йомшаграк, берсе көчлерәк була. Ринат белән Ришат икесе дә бик акыллы, тырыш, ярдәмчел егетләр. Бик сагынам үзләрен. Сәламәт һәм бәхетле булсыннар», – ди көллият укытучысы Роза Зыятдинова. 

Егетләрнең әниләре Ләйсән уллары белән горурлануын әйтте.

– Улларым – гаиләбезнең горурлыгы. Армиягә әзерләнеп үзләре теләп киттеләр. 24 июньдә Чаллыдан озатып җибәрдек. Әлегә Казанда. Рязаньда һава десантлары войскосында хезмәт итәчәкләр. Исән-сау безнең янга әйләнеп кайтсыннар, – диде ул. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия Чаллы театры