Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры - Камал сәхнәсендә

Иң шәп спектакльләр тәкъдим итәләр.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тиздән Казанга гастрольгә китә. Коллектив данлыклы  Г.Камал театры сәхнәсендә башкала тамашачыларына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә. 

Гастрольләр 14 февральдә Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе белән башланып китә. 

Икенче көнне татар кешесен уйландыра, тетрәндерә торган «Капка»  драмасы була. Аның авторы язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

16 февральдә тамашачылар заманча технологияләр белән бизәлгән «Болан» драмасын карый алачаклар.

Оештыручылар әйтүенчә, билетлар санаулы гына калган. Ашыгыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр