Чаллы театры сәхнәсендә - КАМАЗ машинасы
Премьера нәрсә турында?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында чираттагы премьерага әзерлек бара.
Ул автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган.
"Сәхнәдә – КАМАЗ. Чынга бик якын.
Спектакль өчен махсус зур масштаблы йөк машинасы моделе ясалган, ул сүтелә һәм күчерелә торган, конструктор кебек җыелган. Тамашачылар соңгы мизгелгә кадәр аның чын машина түгеллегенә ышанмыйлар.
Ләкин «Чыкты атым күләгәдән» – техника турында түгел.
Бу – кеше гомерләре өчен җаваплы булганнар турында спектакль.
Сюжет нигезендә – минада шартлаган машина тарихы. Бу – конструкция, сайлау, инженерлык чишелешләренең бәясе һәм техниканың сугыш сынавын ничек үтүе турында сөйләшү.
Спектакль ике киңлекне берләштерә: алгы сызыкны һәм конструктор кабинетын.
Бер герой – ут сызыгында.
Икенчесе – завод киңлегенең ялгызлыгында, аның эшеннән машинаның һәм анда барачак кешеләрнең язмышы тора.
Спектакльдә бутафория юк диярлек.
Чын инженер кульманы, реаль авырлыктагы корал, актерлар спектакль дәвамында киеп йөргән авыр хәрби кием. Физик йөкләнеш сәхнә чынбарлыгының бер өлешенә әверелә.
Музыка хәрәкәт ритмын тудыра – цех гөжләве, көтү киеренкелеге, тынлыкның өзелүләре. Тавыш һәм яктылык тамашачыны тарих эченә кертә торган атмосфера тудыра", - дип хәбәр иттеләр театрда.
«Чыкты атым күләгәдән» – ныклык, ышанычлылык, ир-ат җаваплылыгы,
монда кабул ителгән – ә анда сыналган карар турында.
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән спектакльнең премьерасы тиздән булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев