Чаллы театры сәхнәсендә – Минтимер Шәймиев
Бу хакта театрның әдәби бүлек мөдире хәбәр итте.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларны гадәти булмаган спектакльләре белән сөендерүен дәвам итә.Тиздән биредә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында спектакль чыга.
«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев «Хәл бу ки... Минтимер Шәймиев» проекты буенча чыга торган спектакльнең төп герое булачак. Әлегә бу рольдә кайсы артист уйнавы билгеле түгел. Пьесаны мин язам. Минтимер Шәрипович, аның гаиләсен белгән кешеләр белән очраштым. Театрыбызның бу идеясен Минтимер Шәрипович хуплады, спектакль куярга рөхсәтен бирде. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куя. Без аны эшләп бетергәч Минтимер Шәймиевкә күрсәтергә уйлыйбыз. Үзе карап, киңәшләрен бирсен, тәкъдимнәрен әйтсен иде», – диде театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева.
Бүгенге көндә труппа автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу уңаеннан КАМАЗ турындагы спектакль чыгарырга җыена. Аның режисеры – Олег Кинҗәгулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев