Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Казан тамашачыларын шаккаттырды

«Яшь йөрәкләр» спектакле, тулы зал җыеп, үзенең сюжет сызыгы һәм якты образлары белән тамашачыларны чын-чынлап шаккатырды. Рәхәтләнеп карадык», – диде Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанда Г.Камал театрында гастрольдә булып кайтты.

Гастрольләр 14 февральдә Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән башланып китте. «Яшь йөрәкләр» спектакле, тулы зал җыеп, үзенең сюжет сызыгы һәм якты образлары белән тамашачыларны чын-чынлап шаккатырды. Рәхәтләнеп карадык», – диде Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова. 

Бу спектакльгә тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова да югары бәя бирде. 

Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Капка» драмасын исә һәр татар кешесе карап, нәтиҗә алырлык спектакль дип бәяләделәр. 

Гастрольләр Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулуга багышланганга күрә, өченче көнне аның әсәре буенча куелган «Болан» спектаклен күрсәттеләр.   Гастрольләрне ябу тантанасына ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Аяз аганың хатыны Нәкыя ханым да килгән иде. 

«Казан безне җылы кабул итте. Г.Камал театрында өч көн аншлаг булды. Бу – безнең өчен горурлык», – диде Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова-Әскәрова тәэсирләре белән уртаклашып. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр