Коллектив яңа спектакль әзерли.
Тиздән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга «Бәхет эзлим» мелодрамасын тәкъдим итә. Спектакльдә бүгенге заманның актуаль мәсьәләләре күтәрелә: социаль челтәрләр йогынтысы, интернетта аферистлар, ялган вәгъдәләргә ышанып үз бәхетеңне эзләү.
«Әсәрнең авторы һәм режиссёры артист Зөлфия Галиуллина. Сюжет үзәгендә – яшь гаилә. Алия кечкенә бала белән декрет ялындагы хатын. Ул әкренләп көндәлек тормышта бәхетле булмавын сизә башлый. Социаль челтәрләрдә бөтенләй башка чынбарлыкны күрә – анда тормыш матур, бай, мөмкинлекләр белән тулган. Ул үзенең күбрәккә лаек булуына ышана һәм бәхетен эзләргә китә. Тик юлында мошенниклар очрый... Спектакль бик мавыктыргыч булачак», – ди театр хезмәткәре Лариса Халикова.
Спектакльдә артистлар Юлия Григорьева, Илназ Гаффанов, Алинә Мохлисова, Физәлия Габидуллина, Марсель Мөсәвиров, Лилия Минһаҗева уйный.
Фотолар театрдан алынды.
Нет комментариев