Чаллы театрында премьера
705
0
Ул уйландыра, тетрәндерә торган спектакль булырмы?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьера әзерли.
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Чаллының яшь драматургы Артур Шәйдуллинның «Җаның ниләр тели?» (12+) спектаклен сәхнәләштерә.
«Премьера 21-23 апрельдә була. Спектакльдә беткән авыл проблемасы күтәрелә. Кыскача эчтәлеге болайрак.
Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик менә иң мөһиме – үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый.
Әгәр теләгегезне үтәү мөмкинлеге бирелсә, сез кем булырга теләр идегез: майормы, депутатмы әллә авылны коткаручы әүлияме? Тик... тели белсәң – теләк, белмәсәң – имгәк!
Һәркемнең сайлау юлы бар. Әмма мәңгелеккә атларга җыенганда, бу юлга бөтенләй яңа күзлектән карыйсың. Ялгышлар да күзгә күренә башлый....», – ди театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева.
Әлеге трагик драмада барлык артистлар катнаша. «Спектакль тамашачыларны битараф калдырмас дип уйлыйм, чөнки без барыбыз да авылдан чыккан кешеләр бит», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова.
Спектакль Татарстан театр әһелләре берлеге гранты акчасына куела.
Фотолар/Чулпан Садыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев