Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында зәвыклы ханымнар җыелды

«Театрга бер 15ләп ханым килер дип көткән идем, 55 кеше җыелдык», - ди Ләйсән Хафизова.

«Бүген безнең тормышыбызда матурлык җитми. Хатын-кызның күпчелеге хәзер күлмәк киюдән бизеп бара. Чалбар уңайлырак дибез. Ә бүген менә кием шкафыннан сирәк чыга торган күлмәкләребезне киеп, кайберләребез махсус шушы очрашу өчен сатып алып, әлеге чарага килдек. Күңелебездә әйтеп бетерә алмаслык матурлык, җылы хисләр... Кием менә ничек үзгәртә икән бит кеше күңелен!» Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрына «Зәвыклы ханымнар» («Красивый выход») очрашуына килгән хатын-кызлар барысы берьюлы шушы фикерне кабатлады. 

Чаллы театрында узган очрашуга милли киемнәрдән, калфаклардан 55 хатын-кыз килгән иде. Чараны 14нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хафизова оештырды. «Матур күлмәкләребез һәрберебезнең гардеробында бар. Һәм алар ниндидер чараны көтеп торалар. Мин бу хәрәкәт турында социаль челтәрләрдән белдем. Казанга барып, үземнең анда катнашасым килде. Региональ вәкилебез Эльмира Хәмитовага чыктым. Ул миңа: «Син Чаллыда үзең шуны оештырып кара әле», – диде. Бер сәгать эчендә афиша ясап, статуска куйдым, ватсапта төркем ачтым. Анда бүген 90лап кеше. Театрга бер 15ләп ханым килер дип көткән идем, менә 55 кеше җыелдык. Рәхмәт сезгә», – диде Ләйсән ханым. 

Акция кысаларында театрга килүче зәвыклы ханымнар арасында ул көнне төрле һөнәр ияләре бар иде: мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, бухгалтер, лаборант, психологлар... Кемдер татар театрына гомумән беренче тапкыр килгән. Шушы чара аны халык арасына чыгарга этәргән. Яхшы бит! Тукай районы Иске Җирекле авылында яшәүче Сания ханым Бәдгытдинова шулай ди әнә. Алар кызы Гөлназ Сәхәбиева, аның дусты Алсу Сафина белән килгәннәр. Гөлназ белән Алсу милли камзуллардан, калфактан. Гомумән, килүчеләрнең бөтенесе дә диярлек калфак таккан. Кемдә юк, киләсе очрашуга сатып алабыз, диләр. Шәһәрнең 9нчы поликлиникасында фельдшер-лаборант булып эшләгән, бүген лаеклы ялдагы ханым Тәслимә Шәвәлиева да киләсе чарага калфаксыз килмим, ди әнә. Ә болай минем чалбар кигәнем юк, гел күлмәктән йөрим, ди.    

Калфак дигәннән, тагын бер кунак Вәсилә Микрюкова калфагын Америкада 30 долларга (2700 сум тирәсе) сатып алдым, ди. Ул үзе Калифорния штатының Лос-Анджелес шәһәрендә яши икән. Шуннан кайткан. «Ә биредә калфак 500 сум тора икән», – ди ул. Кыйммәткә алуыннан зарланып түгел, чит илдә милли атрибутларның никадәр югары, ә бездә түбән бәяләнүен ассызыклап. Моңа охшаш чараларда еш булуын искәртеп, чагыштырып, бүгенге очрашуның Чаллы ханымнары өчен бик әһәмиятле булуын әйтә ул.    

Тукай районы Иске Абдул авылыннан килгән Резедә Гарипова киләчәктә район хатын-кызларын да әлеге акциягә җәлеп итү идеясен әйтте. Әйтик, нигә әле, мәсәлән, Яңа поселогында оештырылучы нинди дә булса мәдәни чарага шулай җыелмаска! 

Кыскасы, тышкы гүзәллекне, кием матурлыгын гына түгел, күңел матурлыгын, күңел зәвыгын, миллилекне ассызыклый торган кичә булды ул. Акциядә катнашкан һәр кеше киләчәктә дә шулай җыелырга, аралашырга теләүләрен әйтте. Җылы сөйләшүдән, истәлеккә фотога төшүдән соң ханымнар Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» моңсу комедиясен карадылар. 

Гөлшат һәм Гөлназ Хафизовалар фотосы


ВРЕЗКА итеп куярга була!!!!!!
«Красивый выход» бөтенроссия акциясе 2022 елда беренче тапкыр Санкт-Петербургта оештырылган. Ул махсус 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үткәрелә. Әлеге чара хатын-кызларның театрларга, концертларга зәвыклы киенеп йөрү традициясен торгызуга юнәлтелгән. Быел акциядә 100ләп шәһәр катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев