Чаллы ТЭЦы талантлары тагын җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦы талантлары тагын җиңде

Берничә ел рәттән Гран-при да алдылар.

«Татэнерго» АҖнең Чаллы ТЭЦында эшләүчеләр арасында талантлы яшьләр бихисап күп. Алар ел саен «Безнең заман» эшләүче яшьләрнең телевизион бәйгесендә катнашып, җиңү яулыйлар. Берничә ел рәттән Гран-при да алдылар. 
Күптән түгел электропрофсоюзлар үткәргән үзешчән сәнгать фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Республиканың 29 предприятиесе арасында җиңүче булдылар: 500 кешедән зуррак коллективлар арасында беренче урын яуладылар. Җыр һәм ирекле жанр номинацияләрендә беренче урын алдылар. 

Җиңүчеләр арасында «Жилэнергосервис» җаваплылыгы чикләнгән оешма уңганнары да бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фестиваль безнен заман талантлар

Нет комментариев