Чаллы төбәкара тиз йөрешле елга маршрутына кертелде
27 июльдә Татарстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия һәм Пермь краен берләштергән төбәкара тиз йөрешле яңа елга маршруты ачыла.
Аны Түбән Новгород өлкәсенең «Водолёт» елга флоты операторы эшләтеп җибәрә. «Метеор 120Р» судносы Түбән Новгород – Казан – Сарапул – Пермь юнәлеше буенча хәрәкәт итәчәк.
Казанда пассажирларны утырткач, судно Чистайда, Түбән Камада, Алабугада һәм Чаллыда да тукталышлар ясаячак. Автоград өчен бу Идел буе һәм Уралның эре шәһәрләре белән турыдан-туры тиз йөрешле су элемтәсе барлыкка килүен, шулай ук транспорт һәм туристик мөмкинлекләрнең киңәюен аңлата.
Маршрут дәвамында «Метеор» Сарапулда төнге стоянкага калачак. Икенче көнне рейс Пермьгә таба дәвам итәчәк. Юлда Чайковский, Усть-Качка һәм Краснокамск шәһәрләрендә дә тукталышлар каралган. Пермьгә килеп җиткәч, судно шул ук маршрут буенча кире кайтачак.
Яңа маршрутның үзенчәлеге шунда: пассажирлар соңгы ноктага кадәр генә түгел, арадаш тукталышлар арасында да сәяхәт итә ала. Шуңа күрә Чаллыдан Казанга, Алабугага, Сарапулга яки Пермьгә су юлы аша бару мөмкинлеге шәһәр халкы өчен уңайлы һәм кызыклы альтернативага әверелергә мөмкин.
Шәһәрдәшләр дә шул фикердә.
Алсу Закирова:
– Бик яхшы яңалык! Яшь чагында су юлы белән Сарапулга еш йөри идек. Юл тузанын иснәп барганчы, дулкыннар тавышын тыңлап, саф һава сулап баруга ни җитә! Мондый сәяхәт гадәти юлдан аермалы буларак, үзе үк ял кебек.
Илһам Галиев:
– Әгәр билет бәяләре бик кыйммәт булмаса, «Метеор»дан файдаланыр идем. Пермьгә кадәр елга буйлап бару аеруча кызыклы булырга охшаган. Өстәвенә, су юлы автомобиль трассаларына караганда хәвефсезрәк тә санала. Шуңа күрә мондый сәяхәт уңайлы да, тыныч та булыр дип өметләнәм.
Гөлназ Сәрвәрова:
– Бу Чаллы өчен бик кирәкле маршрут дип уйлыйм. Тиз, уңайлы һәм шәһәрләр арасында яңа транспорт бәйләнеше барлыкка килә. Киләчәктә рейслар саны да артсын иде.
Исегезгә төшерәбез, быелның 1 маеннан Казан белән Чаллы арасында да «Метеор-2020» йөри башлады. Маршрут төбәкнең төп туристлык үзәкләрен үз эченә алды. Су транспорты Казан – Чистай – Түбән Кама – Алабуга – Чаллы шәһәрләре аша уза. Ике ай эчендә әлеге мөмкинлектән 4 479 пассажир файдаланды. Яңа маршрут та су транспортына булган кызыксынуны тагын да арттырыр, шәһәрләр арасындагы элемтәләрне ныгытыр һәм Идел буе белән Урал төбәкләре арасындагы туристик агымның үсешенә этәргеч бирер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев