Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында капиталь ремонт кайчан башланачак?

Шәһәр мэры тиешле документлар әзерли башларга кушты.

Шәһәр мэры  Наил Мәһдиев киләсе елга торак йортларга капиталь ремонт һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча документларны әзерләргә кушты. «Безнең шәһәр зур. Торак йортлардагы капиталь ремонтны 2023 елның беренче кварталында башларга кирәк», – дип искәртте ул. 

Быел торак йортларга капиталь ремонт 1 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Шәһәрдә республика һәм федераль программалар буенча финансланган юллар төзекләндерелеп килә. «Безнең ишегалды» программасы буенча да эшләр вакытыннан алда тәмамлана. Хайер корпорациясеннән Әҗмәкәй ягына 4 полосалы заманча юл төзелеп бетәчәк. Тиздән аны файдалануга тапшырачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт